Очрашуда иң элек Бөтендөнья сыйфат көненең тарихы һәм бурычлары турында кыскача гына сөйләп үтелде. Чарада катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең бурычлары һәм функцияләре, территориаль органның Теләче районы буенча эшчәнлеге турында мәгълүматлар белән таныштырылды. Очрашуга җыелган халыкка “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары аңлатылды, тормыштан мисаллар китерелде, килеп туу ихтималы булган билгеле бер хәлләрдә кулланучы гамәлләренең эзлеклелеге аңлатылды. Белгечләребез куллану базарына кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде. Җирлек башлыгы куллану мөнәсәбәтләренә кагылышлы үз очрагы белән уртаклашты, бу хәлгә дә закон күзлегеннән чыгып ачыклык кертелде.
Шулай ук “Халык контроле” системасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан үткәрелгән азык-төлек товарларына дегустацияләр нәтиҗәләре турында искә төшереп үтелде.
Соңыннан авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен (ә аларга көн саен халык белән эшләргә, аралашырга туры килә) кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку үткәрелде.
Чарада катнашучыларның һәммәсе үзләрен кызыксындырган сорауларга квалификацияле җаваплар биреп, кызыклы мәгълүматлар ирештергән өчен территориаль орган хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Чара кулланучылар өчен мәгълүматлар урын алган брошюралар, шул исәптән «Вестник потребителя Татарстана» газеталарын һәм бүлек реквизитларыннан гыйбарәт булган визиткаларны өләшү белән үрелеп барды.