Әтнә районында агарту эше

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 17 ноябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре “Затлы” Сәүдә йорты ҖЧҖнең сәүдә объектында сатучылар өчен өйрәтү максатында семинар үткәрде.

Сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, норматив документлар таләпләренә туры килгән һәм “Азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында”  02.01.2000 ел, № 29-ФЗ Федераль законда билгеләнгән тәртиптә дәүләт теркәве аша узган азык-төлек продуктларының сыйфаты һәм сәламәтлек өчен куркынычсызлыгы турында аңлату чараның төп максатына әйләнде.

Түбәндәге очракларда азык-төлек продуктларын сату рөхсәт ителми:

  • норматив документлар таләпләренә туры килмәгәндә;
  • продуктларны тикшергәндә, азык-төлек продуктларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген хәл кылучы органнар вәкилләрендә шикләнүгә урын калдырмаган бозылу билгеләре булганда;
  • күрсәтелгән мәгълүматларына туры килмәгәндә һәм ялганлап җитештерелүе турында нигезле шикләнүләр булганда;
  • яраклылык сроклары билгеләнмәгәндә (яраклылык срогын билгеләү мәҗбүри булып торган продуктларга карата) яки яраклылык срогы чыкканда;
  • законда яки норматив документларда күздә тотылган мәгълүматларны үз эченә алган маркировкасы булмаганда яки мондый мәгълүматлары күрсәтелмәгәндә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International