Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә очрашу

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

2017 елның 13 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә районы Олы Мәңгәр авылы китапханәсендә авыл халкы белән очрашты. Мондый күчмә чаралар даими рәвештә үткәрелә һәм авылда яшәүчеләр тарафыннан көтеп алына. Бу юлы үткәрелгән чарада өлкән яшьтәге гражданнар катнашты.

Әңгәмә башында хезмәткәрләребез ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең бурычлары, функцияләре һәм вәкаләтләре турында сөйләде. Берочтан продукциягә дегустацияләр үткәрүгә, “Халык контроле” системасына кагылып үтелде. Кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормалары аңлатылды. Азык-төлек товарларын сайлап алу кагыйдәләренә, кулланучылар өчен кирәкле мәгълүматларның: товар җитештерүче, җитештерү датасы, яраклылык срогы турында мәгълүматларның  төрелмәнең кайсы урынында күрсәтелүе һ.б. аңлатылды. Кулланучылар, аеруча пенсионерлар, товардагы мәгълүматларның вак хәрефләр белән язылуына ризасызлык белдереп алды.

Кыска гына вакыт эчендә иминиятләштерү өлкәсенә кагылышлы, сезонлы товарлар, туристлык хезмәтләре күрсәтү һ.б. турында халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар бирелде.

Моннан тыш очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне судка кадәр һәм судтан тыш хәл кылу тәртибе турында мәгълүматлар ирештерелде, сатучы (җитештерүче) исеменә претензияләр тутыру буенча киңәш-тәкъдимнәр ирештерелде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә куллану базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләргә ачыклык кертү мөмкинлеге биргән мәгълүмати брошюралар, газета таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International