Чаллыда Май чабу бәйрәме узды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Чаллы шәһәрендә дүрт мөйданчыкта Май чабу бәйрәме үткәрелде. Коймак белән сыйлану, концерт һәм кыш карачкысын яндыру белән үрелеп барган бәйрәм Азатлык мәйданчыгында, Җиңү, Сидоровский, ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркларында оештырылды.

Чаллы шәһәренең үзәк мәйданында иртә таңнан ук уен мәйданчыклары эшли башлады, Май чабу ярминкәләре гөрләде. Биредә Чаллы халкы рәхәтләнеп тәмледән-тәмле коймаклар белән сыйланды, кулдан эшләнгән сувенирлар һәм халык промыселы товарларын юнәтте. Артистлар һәм «КАМАЗ» ГАҖнең иҗат коллективлары сәхнә тотты. Төш вакытында «Мастеровые» рус драма театрының «Подмастерье» студиясе,  «Кызыл тау» мәдәният үзәге, «Дебют» вокаль берләшмәсе, “Тау гөлләре”, «Грация»  ансамбльләре артистлары һ.б. катнашында бәйрәм ачу тантанасы булды. Ә инде кыш карачкысын яндыру бәйрәмнең иң югары ноктасына әйләнде. Шуннан соң бәйрәм программасын «Европа Плюс»  радиосы дәвам итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәре дә бу чарада актив катнашты.  Ул кулланучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча квалификацияле киңәш-табышлар ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International