Кулланучылар хокукларын яклау – гражданлык җәмгыяте өчен бик мөһим әйбер

2018 елның 3 августы, җомга

2018 елның 2 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге  начальнигы Л.И.Абдуллина авыл җирлеге башлыгы Ф.Х.Фәйзуллин катнашында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Ташкичү авыл җирлеге Ашытбаш авылында гражданнарны кабул итү үткәрде.

Кабул итүгә якын тирәдәге авылларда һәм Ашытбаш авылында яшәүчеләр җыелды. Аларны сыйфатсыз товарлар, аерым алганда, сыйфатсыз азык-төлек товарларын сатып алганда кулланучылар хокуклары, товарга касса чегы булмаганда, нишләргә, дигән сорауга җавап, сыйфатлы товарларны кире кайтару сроклары кызыксындырды, шулай ук алкогольле продукция һәм яраклылык срогы чыккан товарлар сатуга кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды.

Шулай итеп, әлеге очрашуда авыл халкына Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә квалификацияле, тулы җаваплар бирелде.

Гражданнар белән очрашудан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче өлкәләрдә халыкның проблемаларын хәл кылу йөзеннән җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләү максатыннан чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде. Аларга кулланучылар хокукларын яклау турында законның төп нормалары аңлатылды, территориаль орган тәҗрибәсеннән мөрәҗәгатьләрне карап тикшерүгә мисаллар китерелде.

Чараларда катнашучыларның барчасына “Кулланучы өчен белешмәлек”, «Вестник потребителя Татарстана» газетасының чираттагы саны таратылды һәм өстәмә рәвештә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының эш принциплары турында мәгълүматлар ирештерелде.

Гражданнар һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре очрашу барышында үзләштергән белемнәренә рәхмәт белдерде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетүдән бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International