Әлки районында чаралар узды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре, халыкның хокукый яктан аң-белем дәрәҗәсен үстерү, гражданнарыбызны кулланучылар хокукларын яклау турында законнан файдалану күнекмәләренә өйрәтү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында территориаль орган начальнигы җитәкчелегендә кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен чаралар комплексын үткәрде.

Чаралар Юхмачы авылында гражданнарны кабул итү, авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм «Продукты» кибете сатучылары өчен семинар-уку үткәрү, белгечләребезнең Юхмачы урта мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлату буенча куллану белемнәре нигезләренә багышланган сыйныфтан тыш дәрес үткәрүне үз эченә алды. Шуннан соң Базарлы Матак авылындагы «Алып Хан» Сәүдә йортында дежур тору, Күп функцияле үзәктә кулланучылар өчен консультация өстәле һәм пенсионерлар өчен лекция оештырылды.

Чаралар барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары һәм “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” программасы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Башкарма комитет белгечләре белән семинар барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 44 статьясы аерым игътибар үзәгенә алынды. Аның нигезендә, җирле үзидарә органнары: кулланучылар шикаятьләрен карап тикшерүгә, аларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирүгә; кулланучылар (кулланучыларның билгеләнмәгән даирәсе) хокукларын яклау йөзеннән судларга мөрәҗәгать итүгә хокуклы.

Моннан тыш белгечләргә кулланучылардан шикаятьләр кабул итеп алуны дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләре аша хәл кылып булуы турында да аңлатылды.

 Укучылар белән, кулланучылар хокукларын яклау турында законны аңлатудан гайре, “Коррупциягә каршы көрәш турында”  25.12.2008 ел, № 273-ФЗ Федераль закон һәм экстремистлык, торрорчылык, шәхескә, җәмгыять, дәүләткә каршы җинаятьләрне кисәтү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча олимпиадага әзерләнү максатыннан, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның кайбер нормаларына тукталып үтелде.

Чараларда катнашучыларга хокукый белемнәрен үстерү өчен буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы саннары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International