Азнакайда Сыйфат атнасы узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья сыйфат көне – һөнәри бәйрәм генә түгел, бәлки әле кулланучыга сыйфатлы товар яки сыйфатлы күрсәтелгән хезмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерү, ә инде җитештерүчеләргә – бәйрәмнән яңалык яки маркетинг хәйләсе рәвешендә файдалану, шулай ук үзең турында матур һәм нәтиҗәле итеп белдерү: яңа товарлар белән таныштыру, производствога экскурсия оештыру яки ачык ишекләр көне үткәрү, киштәләрдәге иң яхшы товарларны кулланучылар игътибарын җәлеп итәрлек итеп аерып кую, үз продукциясен күбрәк сатуга этәргеч бирү өчен акцияләр уйлап табу мөмкинлеге дә әле ул. Бөтендөнья сыйфат көненең бурычы – кешеләрне сыйфатның мөһимлеге турында уйланырга мәҗбүр итү һәм барлык дәрәҗәләрдә аңа омтылыш булдыру.

Сыйфат проблемасы әйдәп баручы илләр икътисадында иң мөһим проблемаларның берсе булып тора. Сыйфат атнасын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы 2 разрядлы өлкән белгече Л.Р.Мурзина “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы җирле бүлеге баш белгече Р.Ф.Хәсәншина белән берлектә Азнакай шәһәре 8нче урта мәктәбенең, 4нче лицее, 7нче урта мәктәбенең 8-9-10-11 сыйныф укучылары өчен кайбер профилактика чаралар үткәрде. Чараларда шулай ук мәктәпләр җитәкчеләре катнашты. Моннан тыш хосусый эшмәкәр Р.А.Шакировның «Чатыр Тау» сәүдә йортында әзер икмәк продукциясенә дегустация үткәрелде, базарда дежур торулар оештырылды. Шулай итеп, шәһәр һәм районда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча үзләренә кирәкле бик күп киңәш-табышлар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International