Югары Ослан районында – консультацияләр

2018 елның 14 декабре, җомга

2018 елның 7 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Югары Ослан районы базары территориясендә, хосусый эшмәкәр Х.М.Халиков кибетендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде. Өлкән яшьтәге кешеләрне азык-төлек товарларына ваклап сату бәяләре үсүгә бәйле мәсьәләләр, яраклылык срогы чыккан товарларны сатуга  дәүләт контрольлегенең ничек хәл ителүе, челтәр кибетләрендә кассага түләгәндә товарның ваклап сату бәясенең сәүдә залындагы бәя белешмәлекләрендә күрсәтелгәненә туры килмәвенә бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Территориаль орган белгече мөрәҗәгать иткән кулланучыларга куллану базары өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирде. Соңыннан барча халыкка мәгълүмати буклетлар һәм кулланучылар өчен файдалы газета – «Вестник потребителя Татарстана» таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International