Әтнә районының Кышлау авылында файдалы диалог булды

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның 15 гыйнварында ТР Әтнә муниципаль районы Кышлау авыл җирлегенең Кышлау авылында кулланучыларның хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясе сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча урынга чыгып гражданнар кабул ителде. Халыкны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина кабул итте.

Шушы вакыт эчендә 10 кешегә консультация бирелде. Кабул итү нәтиҗәсендә мөрәҗәгать итүче барлык гражданнарга консультация  ярдәме күрсәтелде. Халык сыйфатсыз товар сатып алынган очракта нишләргә кирәклеге турында, таләпләрне белдерү сроклары, техник яктан катлаулы товарларга экспертиза уздыру турында, дистанцион сәүдә һ.б. кагылышлы үзен кызыксындырган сорауларны яудырды. Алкогольле продукция сату өлкәсенә кагылышлы сораулар да яңгырады.

Очрашуга өлкән яшьтәге кешеләр дә килгән иде, аларның барысына да кулланучыларның хокукларын мөстәкыйль яклау буенча, кулланучы хокуклары бозылган очракта ничек итеп дөрес гамәл кылырга кирәклеге хакында киңәшләр бирелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Интернетта "Кулланучыларның хокукларын яклау" сайты булуы, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп кенә файдалы һәм кирәкле мәгълүматларны табу мөмкинлеге турында да искәртелде. Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International