Белем бирә торган лекцияләрне оештыру турында

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тарафыннан Лениногорск районындагы "Султан" кибетендәге, Азнакай районының "Сим-Сим" кибетендәге сатучылар һәм Әлмәт районының "Торговый двор" ҖЧҖ базарындагы шәхси эшкуарлар өчен белем бирү лекцияләре оештырылды һәм үткәрелде, чаралар барышында түбәндәгеләрнең таләпләрне аңлатылды:

- РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган "Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре";

- "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 2300-1 номерлы РФ Законы;

- "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон (юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне оештыру һәм уздыру өлешендә).

Алынган мәгълүматларны ныгыту өчен, лекцияләр азагында катнашучыларның барысына да Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан югарыда аталган норматив хокукый актларның таләпләре турындагы мәгълүматлар белән методик киңәшләр таратылды, эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырганда бу таләпләрне үтәү мәҗбүри булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International