Чаралар дәвам итә...

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгече Г.Ф. Шакирова тарафыннан, Арча, Биектау, Әтнә һәм Балтач районнарында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең ТО хезмәткәре Ф.М.Сабирова һәм Балтач муниципаль районы икътисад бүлеге башлыгы Ф.Ф.Галимҗанов белән берлектә, 2019 елның 7 февралендә Балтач районы КФҮ ДБУ филиалына мөрәҗәгать итүчеләр өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законын аңлатуга багышланган чираттагы чара уздырылды. Чараның төп максаты халыкны белемле булырга һәм әлеге законны белеп эш итәргә өйрәтүдән гыйбарәт иде.

Чарада КФҮ килүчеләр актив катнашты. Кулланучылар базары өлкәсендә товарның сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдә булган законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация уздырылды. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Аерым товарларны сату кагыйдәләре турында аңлатмалар бирелде.

Сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарлар, аларны кайтару һәм алмаштыру тәртибе турында сүз барды. Кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, низаглы хәлләрне караганда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.  

Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International