Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренең булачак беренче сыйныф укучылары белән очрашу булды. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында 6 бала мәктәп өчен кирәк-ярак тутырылган беренче букчаларын алды. Белем көне алдыннан беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм оештыру – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә күркәм традиция. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов исеменнән балаларны якынлашып килүче Белем көне белән җитәкче урынбасары Фәннур Хәммәтов котлады:
- Кадерле балалар! Алда сезне иң матур вакыт көтә: яңа дуслар, яңа белемнәр, ачышлар, яңа шатлыклар. Әти-әниләрегез сезнең уңышларга сөенсен, сез ирешкәннәр белән горурлансын иде дип телим. Ә әти-әниләргә сабырлык телим. Хәерле юл!