Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган юристы Юрий Митюшкинга 70 яшь

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Юрий Иванович Митюшкинны 70 яшьлек юбилее белән котладылар.

Митюшкин Юрий Иванович 1949 елның 31 августында Камчатка өлкәсенең Пенжинск районы, Каменское авылында туа.

1975 елда "Хокук белеме" белгечлеге буенча СССР Эчке эшләр министрлыгының югары тикшерү мәктәбен тәмамлый. 15 елдан артык Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Алабуга махсус урта милиция мәктәбендә укытучы булып эшли.

1994 елның февралендә Митюшкин Ю.И. Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары – Тикшерү идарәсе башлыгы итеп билгеләнә.

Юрий Митюшкин Эчке эшләр органнарында хезмәт иткән чорда СССР, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнгән. 18 мәртәбә рәхмәт белдерелгән, 3 медаль бирелгән. 1993 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган юристы" һәм 1998 елда "Россия Федерациясенең атказанган юристы" исеме бирелә.

2012 елның 1 августыннан алып хәзергәчә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе карамагындагы "Кулланучылар базарына мониторинг һәм бәйсез экспертиза үзәге" дәүләт бюджет учреждениесендә (алга таба – "Татэкспертцентр" ДБУ) җитәкче урынбасары вазыйфасында үз эшчәнлеген дәвам итә һәм сынау лабораториясе эшчәнлегенә кураторлык итә.

Юрий Иванович Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе дә булып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Митюшкин Ю.И. җитәкчелегендә Татарстан Республикасы гражданнарының ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру вакытында җәмәгать берләшмәләре хокукларын исәпкә алу, шулай ук иҗтимагый, һөнәри һәм иҗат берләшмәләре вәкилләрен тиешле эшчәнлек өлкәсенә караган мәсьәләләр буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен эшләүгә җәлеп итү, хәбәрдарлык принцибын тормышка ашыру һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең ачыклыгы өлкәсендә актив эш алып барыла.

Юбилярны коллектив исеменнән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов котлады. Юбилярны котлау тантанасында "Россия офицерлары" россиякүләм оешмасының төбәк бүлеге президиумы рәисе, генерал-лейтенант Шамил Дәүләтгилдиев, тикшерү органнары ветераннары советы рәисе, 2 класслы юстиция дәүләт киңәшчесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган юристы, 2000-2013 елларда Татарстан Республикасы Прокуроры, Татарстан Республикасы Президенты киңәшчесе Кафил Әмиров, Татарстан Республикасында ЮНАРМИЯ хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе, "Россия офицерлары" россиякүләм оешмасының төбәк бүлеге президиумы әгъзасы, техник фәннәр кандидаты, доцент, Россия Федерациясе Кораллы көчләренең атказанган хәрби белгече, генерал-майор Александр Бородин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Россия офицерлары" россиякүләм оешмасының төбәк бүлеге президиумы әгъзасы, сугышчы-интернационалист, Россия Федерациясе Тышкы разведка хезмәте полковнигы Рафаэль Шакирҗанов; суд приставлары федераль хезмәте идарәсе башлыгы, юстиция полковнигы, "Россия офицерлары" россиякүләм оешмасының төбәк бүлеге президиумы әгъзасы Тимур Латыйпов; чик буе гаскәрләренең генерал-лейтенанты, "Сугышчан кардәшлек" россиякүләм иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе, "Россия офицерлары" россиякүләм оешмасының төбәк бүлеге президиумы әгъзасы, Россия Федерациясе Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ветераннар советы әгъзасы Гафур Тишаев; Бөтенроссия юридик университетының гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Юрий Кулешов катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International