Арчада ведомствоара комиссия утырышы булды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

2019 елның 27 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы хакимиятенең актлар залында 2019 елның 10 айлык эш йомгаклары буенча Алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова, Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге полиция җитәкчесе Ринат Котдусов, алкогольле продукция җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, суд приставлары, авыл җирлекләре, сәүдә предприятиеләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре катнашты.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсүл Мөхәррәмов "2019 елның 10 айлык йомгаклары буенча Арча муниципаль районында алкоголь базарының торышы турында" дигән темага чыгыш ясады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча муниципаль районындагы Арча территориаль органының 2019 елның 10 айлык эш йомгаклары буенча башкарылган эше турында сөйләде. Шулай ук "Арча муниципаль районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү эше турында", "Алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләттерү эше турында" темалары буенча нотыклар тыңланды.

Хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре БДАМС системасы эшенә, кайбер эшкуарларның законсыз күчмә сәүдә итүенә, ташламалар бирүне яңадан карау һәм "Алкоторг" ҖЧҖ продукциясенә акцияләр үткәрүгә кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне күтәрде. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча карар кабул ителде: алкоголь базарының торышына даими анализ ясарга, хокук саклау һәм контроль органнары, район башкарма комитетының Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы вәзгыятьне бәяләү индикаторларын яхшырту буенча үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алу эшен көчәйтергә, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләр урнаштыру буенча халык белән эшләүне көчәйтергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International