Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 сыйныф укучылары арасында кулланучы хокукларын яклау буенча олимпиада җиңүчесен бүләкләде

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанның 159 лицеенда тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов 8-9 сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашуның максаты - кулланучы хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүче Сергей Ильинны бүләкләү. Олимпиада вакытында Сергей кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә искиткеч белемнәрен күрсәтте. Җәүдәт Әхмәтханов Сергейга медаль, җиңүче дипломы һәм приз тапшырды.

Татарстан Республикасында кулланучылар белеме системасын үстерүгә керткән өлеше өчен 159 лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Володин Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтхановның һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе «2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасының координаторы булып тора. Кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча эшчәнлек, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен кулланучы белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү дә программаның өстенлекле юнәлешләре санала. Олимпиада республикабызда җиденче елын үткәрелә. 2019 елда мәктәп укучылары арасында «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән тема буенча республика олимпиадасында 8-9 һәм 10-11 сыйныфларда белем алучы 9441 укучы катнашты.

Моңа кадәр 10-11 сыйныфлар арасында олимпиада җиңүчесе, Балтач муниципаль районы Балтач урта мәктәбенең 10-Б сыйныф укучысы Диана Кәримова үзенең лаеклы бүләген алды.

Әйтергә кирәк, 159 лицей укучылары ел саен олимпиадада актив катнаша. Узган елгы олимпиадада шулай ук әлеге белем бирү учреждениесе укучысы җиңү яулады. Бер ел элек җиңүчегә бүләк тапшырганда Җәүдәт Әхмәтханов, лицей укучысы 2019 елгы олимпиадада җиңсә, форма киемендә киләм, дип сүз бирде. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе, полиция генерал-майоры биргән сүзендә торды - Эчке эшләр министрлыгының булачак хезмәткәрләре каршына ул полиция формасында килде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International