Законны белү аз. Тәвәккәлләп эш итәргә кирәк

2020 елның 2 июне, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнар арасында сораштыру узды.

Респондентларның 84% ы әлеге өлкәдә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салучы Законның барлыкка килүе турында хәбәрдар икән, гражданнарның 16% ы аның турында берни дә белми, сораштырылучыларның чиреге хәтта үз хокуклары турында сөйли дә алмады. Әлеге өлкәдә законнарны бозганда яклау өчен кая мөрәҗәгать итәргә дигән сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясен сораштыруда катнашучыларның 76% ы күрсәткән.

Респондентларның 21% ы, нервларын бозмас өчен, конкрет хәлләрдә нәрсә дә булса эшләргә теләмәвен күрсәткән, 45% ы махсус оешмаларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәр иде, 21% ы сатучыга яки администраторга, 6% ы үз хокукларын судта раслар иде, дип белдергән. Сораштырылучыларның 7% ы үз фикерләрен гомумән белдерә алмады.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре, кулланучылар үзләренең законлы хокукларын тормышка ашырырга өйрәнсен өчен, уку йортларында лекцияләр үткәрә. Алар фикеренчә, мондый "ликбезлар" базар мөнәсәбәтләренең нәтиҗәле үсешенә ярдәм итә. Шуның белән бергә гражданнарның 73% ы телевидение, радио, газеталар һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары өчен, ә 23% - кулланучыларга атап эшләнгән белешмәлекләр өчен тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International