ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә Пасханы билгеләп үттеләр

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре православие бәйрәмен билгеләп үтте. Кемдер кулич алып килгән, кемдер йомырка буяган, эремчек Пасхасы, пироглар алып килделәр. Чәй өстәле артында, төшке аш вакытында, төрле бүлек хезмәткәрләре җыелды, куличлар, эремчек Пасхасы әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар.

Пасханы Русьтә — 3 алып 7 көнгә кадәр, ә кайбер төбәкләрдә - Троицага кадәр (Пасхадан соң 50 көннән дәвамында бәйрәм ителә) билгеләп үткәннәр.

Пасха, яки якты Христосның яңадан терелүе – православие динен тотучылар өчен төп бәйрәм. Русьтә бу көнне дә, киләсе атнаны да күңелле итеп үткәргәннәр: традицион пасхаль ризыклар — куличлар, эремчек пасхалары әзерләгәннәр, йомырка буяганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар, таган атынганнар, котлаулар белән өйдән өйгә кереп йөргәннәр. Пасхаль атна дәвамында туганнарга, күршеләргә һәм танышларга йомырка бүләк итеш булган, кунакларны сыйлаганнар, хәерчеләргә ризык өләшкәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International