Ачык чара (фикер алышу) үткәрү турында

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2021 елга контрольлек итүче субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә Балык Бистәсе муниципаль районының хуҗалык итүче субъектлары белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами чара үткәреләчәк.

Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча гавами фикер алышу.

Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы. Докладчы – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы Егорова Марина Ивановна.

Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2021 елның 29 сентябрендә 8.30 сәгатьтә.

Чараны үткәрү урыны: Балык Бистәсе муниципаль районы администрациясе (Балык Бистәсе ш.т. б., Ленин ур., 48, 2 кат).

Чараның статусы: планлаштырылган.

Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм гамәлдәге законнарның контрольдә тотылырга тиешле субъектларына аңлатма бирү.

Чара нәтиҗәләрен кыскача тасвирлау: чара тәмамлангач, катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тиешле консультацияләр һәм киңәшләр биреләчәк.

Гавами чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 28.09.2021 елга кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Marina1.Egorova@tatar.ru

Мәгълүматны 8 (843) 278 91 95 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International