Әлмәттә 107 литр күләмендә легаль булмаган хәмер тартып алынды

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Әлмәттә ике кибет хуҗасыннан 107 литр законсыз спиртлы эчемлек тартып алынган. Сатучылар кирәкле документлар һәм лицензиядән башка гына продукцияне ваклап сатканнар.

2021 елның октябрендә лицензиясез алкоголь сатуның 2 очрагы ачыкланды.

«1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкогольле продукцияне һәм спиртлы продукцияне ваклап сатуны тиешле лицензияләр нигезендә оешмалар гына башкара ала», - дип хәбәр итте Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Васенькина.

Тулырак мәгълүмат: https://almetievsk-ru.ru/news/gorod/107-litrov-nelegalnogo-spirtnogo-izyali-v-almetevske

Алкогольне законсыз саткан өчен штраф ике йөз мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта бөтен продукция конфискацияләнә. Сыра сату өчен генә лицензия кирәкми. Алкоголь сатып алганда, һичшиксез, чек бирелергә тиеш. Димәк, продукция легаль дигән сүз. Һәм һәр сатып алучы аны кибеттә турыдан-туры тикшерә ала.

«АнтиКонтрафактАлко» дип атала торган махсус кушымта бар. Аның ярдәмендә федераль марканы сканер аша үткәреп, продукциянең легальлеген тикшерергә, аның нинди кибеттә сатылганлыгы турында мәгълүматны белергә мөмкин», - дип сөйләде Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге начальнигы Наталья Васенькина.

Ел башыннан Әлмәттә алкоголь әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 149 чара үткәрелгән. Шуларның 57се полиция хезмәткәрләре белән берлектә. Мең ярым литрдан артык күләмдә легаль булмаган продукция әйләнештән алынган.

Лиана Әхмәтвәлиева, Семен Егоров, Гүзәл Габидуллина, ЮТВ Яңалыклары

Тулырак мәгълүмат: https://almetievsk-ru.ru/news/gorod/107-litrov-nelegalnogo-spirtnogo-izyali-v-almetevske

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International