Әлки районында «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиада номинантлары һәм педагоглар бүләкләнде

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рәзилә Кыямова «Олимпиадада актив катнашкан өчен» номинациясендә җиңүче булды.

2021 елның 1 декабрендә Әлки районына сәфәре барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов номинантка грамота һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Мәктәп укучысын республика олимпиадасына әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы М.Х. Низамовага Татарстан Республикасында кулланучылар мәгарифе системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды.

Шулай ук «Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ методисты Рәисә Яруллина да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Киләсе елда да мәгариф учреждениеләре укучылары «Кулланучылар хокукларын яклау» темасы буенча республика Олимпиадасында актив катнашырлар һәм югары нәтиҗәләргә ирешерләр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International