Игелек һәм хөрмәт көненә багышланган ярминкә узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре һәм халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре катнашында ярминкә - авыл хуҗалыгы продукциясен һәм сәнәгать товарларын түбән бәядән сату оештырылды. Ит, суган, икмәк, бәрәңге, кишер, сарымсак, кәбестә һ.б. зур сорау белән каршы алынды. Халыкның социаль нечкә катламнарына социаль яклау үзәге тарафыннан ихтыяҗ булган, аеруча мохтаҗларга бушлай азык-төлек җыелмалары таратылды.

Кукмара шәһәренең үзешчән сәнгать артистлары тарафыннан концерт программасы оештырылды.

Сатучыларга һәм кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары нигезендә кыскача аңлатмалар бирелде. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International