Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 236,9 литр тәшкил итә

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Т.В». барында шәхси эшмәкәрнең алкоголь продукциясен законсыз сату факты ачыкланды. Алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 8 кега (236,9 литр) тәшкил иткән.

Шул рәвешле, шәхси эшмәкәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.16 статьясының 2 өлешендә, 14.19 статьясында каралган административ хокук бозу кылган:

- этил спирты әйләнеше (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше, аларны җитештерү һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы ярдәмче документларсыз сату;

- этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәп-хисабын бозу.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документаль тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International