ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Молочные» сосискаларын дегустацияләү булды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүгенге дегустация һәм куллану үзлекләрен бәяләү өчен базарда иң күп тәкъдим ителгән һәм популяр булган «Молочные» сосискалары сайланды, бу сосискалар ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләнгән, аларның составы катгый регламентташтырылган.

Дегустациядә Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка төбәкләренең (Мәскәү, Курск, Саратов, Псков, Самар, Владимир өлкәләре, Мордовия, Марий Эл республикалары) төрле җитештерүче предприятиеләре продукциясе бәяләнде. ГОСТ буенча эшләнгән сосискаларның бәясе бер килограммы 397 сумнан 974 сумга кадәр тәшкил итә.

Дегустациядә 14 төрле «Молочные» сосиска үрнәге бәяләнде, барысы да «Б» категориясенә карый.

Дегустациядә тәкъдим ителгән «Молочные» сосискалар үрнәкләре Татарстан Республикасының сәүдә объектларыннан сатып алынган. Ит продукциясе экспертларыннан, азык-төлек лабораторияләре вәкилләреннән, контроль-күзәтчелек органнарыннан, сәүдә челтәрләреннән, сәүдә предприятиеләре технологларыннан, ММЧдан торган компетентлы комиссия продукцияне  бәяләде.

Программа чаралары кысаларында колбасаның барлыгы 40 төре тикшерелгән. Шул исәптән сосискаларның 22 атамасында физик-химик критерийлар (май һәм аксымның масса өлеше, азык-төлек энергиясе кыйммәте буенча туры килмәү) һәм гистологик күрсәткечләр (рецептураны бозып соя аксымы һәм крахмал табылган, алар этикеткада күрсәтелмәгән) буенча искәрмәләр, антибиотиклар булуы ачыкланган. Моннан тыш, тикшеренгән кайбер үрнәкләрдә микроб трансглутаминаза ферменты ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International