Кәнәфи сатып алганда кулланучының хокукларын аңлаттылар

2024 елның 27 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен аңлатуны сорап лланучы мөрәҗәгать итте. Ул кибеттән кәнәфи сатып алган, ләкин зурлыгы белән бераз ялгышкан. Сатучы, кибеттә башка зурлыктагы җиһазлар тәкъдим итсә дә, ул алмашудан баш тарта. Сатучы тиешле сыйфатлы җиһазлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, дип аңлата. Ир-атны җавап канәгатьләндерми һәм ул территориаль орган белгечләренә сорау белән мөрәҗәгать итә.

Аралашу барышында кулланучыга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы аңлатылды. Бу статья нормасы буенча сатып алучы, әгәр формасы, габариты, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектлау буенча туры килмәсә, тиешле сыйфатлы җиһазларны алмаштырырга мөмкин. Әмма бу җиһазлар берничә әйбердән торган гарнитур була алмый. Көнкүреш өчен билгеләнгән сыйфатлы җиһаз гарнитуралары алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел, чөнки алар алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керә. Исемлек Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган.

Сыйфатлы җиһазларны 14 көн дәвамында алмаштыру мөмкин, аны сатып алу көнен исәпләмәгәндә. Товар эксплуатациядә булмаган, товар күренешен, куллану үзлекләрен, фабрика ярлыкларын саклаган шарт белән. Әгәр башка товар кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Сатып алучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турындагы таләбе товар кире кайтарылган көннән алып 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.

Кулланучыга сатучыга дәгъва белдерергә киңәш ителә. Сатучы җавапны ун көн эчендә бирергә тиеш. Кирәк булса, территориаль орган белгечләре кулланучыга хокукый ярдәм күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International