“2017 елгы FIFA конфедерацияләр кубогын үткәрү чорында Казан шәһәрендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны һәм куллануны чикләүләр турында” 30.05.2017ел, № 321 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2017 елның 18, 22, 24, 28 июнендә, бу карарга №1-4 кушымталар нигезендә территорияләр чикләрендә, агызып сатыла торган сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш, Казан территориясендә «ресторан» тибына кертелмәгән барлык ваклап сату объектларында алкогольле продукция сату, шулай ук куллануны рөхсәт итмәү билгеләнгән.
Министрлар Кабинеты карары һәм карарга кушымталар белән тулысынча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында танышырга була.
Белешмәләр алу максатында элемтәгә керү өчен телефон: 278-92-78.