Законсыз эшчәнлекләрен дәвам итәләр

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

2018 елның 2 февралендә Әлмәт шәһәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә гражданин И.А.Нәфыйковның (Чаллы шәһәрендә яши) «Хундай» маркалы автомобилендә алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, товарны озату документларыннан башка гына тимер савытларда сыра ташу фактын билгеләде.  Машинада сыраның киң ассортименты («Клостербраун», «Мюнхенское», «Кельш» һ.б.) урын алганлыгы ачыкланды.  Транспорт чарасын тикшерү барышында И.А.Нәфыйков 1280 литр күләмендә продукциясеннән мәхрүм ителде. Гражданин И.А.Нәфыйковның үзе әйтүенчә, аның машинасын бер күпләп сату фирмасы (Чаллы ш.), сыра продукциясен Зәй һәм Әлмәт шәһәрләрендәге сәүдә объектларына ташу өчен, арендага алып торган.

 2018 елның 3 февралендә 00 сәгать 10 минутта Азнакай шәһәрендә  Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре белән берлектә гражданин А.А.Архиповның (Азнакай шәһәрендә яши) шәхси автомобиленнән алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, аракы сату фактын билгеләде. Транспорт чарасын тикшерү барышында 2 литр күләмендә аракы һәм  18,15 литр сыра хуҗасыннан тартып алынды.

Закон бозучыларга карата алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законны бозган өчен административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International