Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында алкоголь продукциясе буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырыш кысаларында республикада, Россиядә җитештерелгән, республиканың сәүдә объектларында сатыла торган коньякларга дегустация үткәрелде. Дегустацияләү комиссиясе әгъзалары биш еллык коньякларның 13 үрнәген бәяләде, алардан берсе – республикада, ун үрнәк – Россиядә һәм ике үрнәк Әрмәнстан Республикасында җитештерелгән. Дегустациягә куелган продукциянең ваклап сату бәясе 0,5 литры өчен 410-730 сум тәшкил итә. Дегустация үрнәкләре Казан шәһәрендәге сәүдә челтәреннән сатып алынган. Дегустацияләү чарасында "Татэкспертцентр" ДБУ, "Премьер" ҖЧҖ вәкилләре, сәүдә вәкилләре, "Татспиртпром" АҖ вәкилләре катнашты. Дегустацияләү комиссиясе әгъзаларыннан иң югары баллы бәяләрне түбәндәге коньяклар алды: "Киновский" (Мәскәү ш.) – 9,16 балл; "Пять звездочек" (Дагыстан Республикасы) – 9,07 балл; "Людовик" (Казан ш.) – 9,04 балл; "Золотая выдержка" (Ставрополь ш.) – 9,04 балл.