200 литрдан артык сыра тартып алынды

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре 2019 елның 13 маенда гражданин гаризасы буенча Чистай районының Татар Сарсазы авылында урнашкан "Сарсаз" кибетенә чыгып, планнан тыш тикшерү үткәрде.

Әлеге кибеттә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең сәүдә объектында алып барылган контрольлек чаралары барышында яраклылык вакыты узган 20 шешә сыра сатылуы ачыкланды.

Моннан тыш, тикшерү барышында ачыкланганча, кибеттә сатыла торган барлык сыра продукциясенә карата тиешле товар документлары да юк иде. Шуңа бәйле рәвештә 204,5 л күләмендә алкогольле продукция сатудан алынды һәм Чистай территориаль органында саклана.

 Хәзерге вакытта әлеге материал буенча административ тикшерү эше алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International