Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында лекция-әңгәмә оештырды.
Кагыйдә буларак, бу көннәрдә интернат-йортта җанлану сизелә. Бәйрәмгә килүчеләрне бәйрәм белән котлыйлар, концертлар һәм башка чаралар оештырыла. Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дә котлауларга кушылды, тыныч һәм иркен шартларда кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законны аңлату буенча лекция-әңгәмә оештырды. Танышу өчен "Вестник потребителя Татарстана" газетасы һәм мөстәкыйль өйрәнү өчен төрле буклетлар тапшырылды.