«Халык контроле» системасы нәтиҗәле

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшли, аның ярдәмендә республикада яшәүчеләр социаль өлкә, элемтә, бизнес, экология, юллар, автомобильләр, төзекләндерү һәм инфраструктура, торак-коммуналь хезмәтләр, авыл хуҗалыгы, шулай ук алкоголь базары мәсьәләләре буенча онлайн-режимда шикаятьләр җибәрә ала.

Алкогольне законсыз җитештерү яки сату турында хәбәр итүчеләргә матди бүләк каралган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бу юнәлештә кураторлык итә. Әгәр гариза күрсәтелгән закон бозу расланса, хәбәр иткән авторга, кагыйдә бозу төренә һәм тартып алынган продукция күләменә карап, 1000 сумнан алып 3000 сумга кадәр акча түләячәкләр.

Вәкаләтле вазыйфаи затлар бирелгән вәкаләтләр кысаларында хәбәрнамәләрдә күрсәтелгән хокук бозулар буенча чаралар үткәрәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе закон бозу фактын раслаганнан соң мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкара.

Агымдагы елда Мөслим муниципаль районы буенча «Халык контроле» системасына 5 гариза кергән. Гариза урнаштырган гариза бирүчеләр бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (БДАМС) идентификация уздылар.

Административ тикшерү барышында Мөслим районында Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 45000 сумлык 380 литрдан артык алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International