Кулланучыдан сорау: товарның гарантия вакыты нәрсәгә бәйле?

2024 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына кулланучы түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итте:

- Җәйге аяк киеме алырга булдым. Ләкин кассага килгәч, товар гарантиясе нибары бер ай гына икәнен белдем. Танылган җитештерүчедән кыйммәтле аяк киеме - һәм шундый кыска гарантия вакыты. Ул нәрсәгә бәйле?

Белгеч сорауга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 статьясы нигезендә аңлатма бирде:

- Җитештерүче товарга гарантия срогын билгеләргә хокуклы (бурычлы түгел). Ул аның дәвамлылыгын да билгели. Әгәр гарантия срогы җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, аны сатучы билгеләргә хокуклы. Ләкин бу срокның тәмамлануы аяк киеме сыйфатына дәгъва белдерергә ярамый дигәнне аңлатмый. Товарның сыйфатына дәгъва белдерү вакыты сатып алынганнан соң 2 ел тәшкил. Әгәр товарга гарантия срогы билгеләнгән булса, бу срок эчендә сатучы (җитештерүче) сатып алучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш, әгәр кимчелек кулланучы гаебе белән барлыкка килгәнен исбатламаса. Гарантия срогы тәмамлангач, сатучы сатып алучының таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш, әгәр ул товарның җитешсезлеге җитештерүче яки сатучы гаебе белән барлыкка килгәнен исбатласа. Димәк, асылда, аерма шунда ки, кем экспертиза өчен түләячәк – сатучымы, әллә кулланучымы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International