Рейд барышында хәмерне законсыз сатуның 3 факты ачыкланды

2016 елның 20 мае, җомга

2016 елның 19 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, Лениногорск муниципаль районы башкарма комитеты һәм  АрхГрадСтройКонтроль хезмәткәрләреннән торган эш төркеме рейды барышында  алкогольле продукцияне законсыз сату фактларын ачыклауга юнәлдерелгән профилактика чаралары үткәрелде.

 Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләрдән алынган хәмерне тиешсез вакытта сату, “фанфурик”лар сату турында мәгълүматлар тикшерелде. Тикшерү барышында:

- Лениногорск шәһәренең Агадуллин урамында урнашкан «Визит» кибетендә   359 савыт «Хлебно-злаковый» косметика лосьоны һәм  840 савыт «Березовые почки» лосьоны (барлыгы 119,9 литр) сатудан алынды;

- Лениногорск шәһәренең  Асфальтлы урамында урнашкан  «Лиана» кибетендә 12 данә (барлыгы 1,2 литр) «Березовые почки» косметика лосьоны сатудан алынды;

- Лениногорск шәһәренең Добролюбов урамында урнашкан «Продукты» кибетендә спиртлы эчемлекләрне сату вакытын чикләүне санга сукмыйча гына алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, сыра сату факты билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International