2017 елның 17 мартында 10.00 – 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләре “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында башкалабызда яшәүчеләргә һәм шәһәребез кунакларына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә.