ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасының бүлекчәсенә сыра һәм сыра эчемлекләре сатуда озату документларыннан башка булу-булмавы турында кулланучылардан даими рәвештә мөрәҗәгатьләр килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре 2021 елның март ае дәвамында мондый мөрәҗәгатьләр буенча ике административ тикшерү үткәрде.

Тэги: сыра продукциясе

13
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 9 сентябрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Үзәк автобазар территориясендә контрольлек чаралары үткәрде. Павильоннарның берсендә тиешле документлары булмаган килеш һәм продукция килүен БДАМС системасында теркәмичә сыра һәм сыра эчемлекләре сатыла иде.


9
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 6 августында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Казан шәһәренең Мәскәү районы территориясендә контрольлек чаралары үткәрде.


27
август, 2019 ел
сишәмбе

Озату документлары булмаган сыра сатылуы турында килгән шикаять нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре “Бавария” сәүдә челтәре кибетләренең берсенә тикшерү белән чыкты. 

Тэги: халык контроле

23
август, 2019 ел
җомга

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына уяу гражданиннан килгән мәгълүматны тикшерү барышында Лаеш районының ял базасы территориясендә урнашкан стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары ачыкланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International