ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья сыйфат көненең максаты - продукциянең һәм хезмәтләрнең югары сыйфатын арттыруда, шулай ук сыйфат проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыруда. Чөнки сүз кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен товарларның куркынычсызлыгы турында гына түгел, ә кулланучыларның сораулары һәм өметләре канәгатьлек дәрәҗәсе турында да бара.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

13
ноябрь, 2022 ел
якшәмбе

Европа сыйфат атналыгы кысаларында Менделеевск районында эшкуарлар белән консультацияләр уздырылды. Чара бәяләр мониторингын уздыру белән параллель рәвештә үткәрелде. Барлык кызыксындырган сорауларга сәүдә объектлары җитәкчеләре, сатучылар белгечнең квалификацияле җавапларын ала алдылар, сатып алучылардан шикаятьләрне карау тәртибе аңлатылды, Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча белешмә-брошюралар таратылды.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

8
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат атнасына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль идарәсе белгече белән берлектә, халыкның социаль яклауга мохтаҗ төркемнәре өчен Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай шәһәр оешмасында (ТРО ВОИ) һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай җирле оешмасында лекцияләр оештырдылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау Европа сыйфат атналыгы

12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен ноябрьнең икенче атнасы — Бөтендөнья сыйфат атнасы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесе — Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Европа сыйфат оешмасы тарафыннан билгеләнгән Халыкара сыйфат көне буларак билгеләп үтелә.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре 2020 елның 10 ноябрендә Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында кулланучылар өчен Европа сыйфат атналыгына багышланган чаралар комплексы үткәрде.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья сыйфат атнасы бара. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Лаеш районы, Усад авылы, Счастливая урамы 7 адресы буенча урнашкан «Тандер» АҖ кибетендә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

11 ноябрьдә, «Бөтендөнья сыйфат атнасы» уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Казан ш., Һади Такташ ур., 77 адресы буенча урнашкан «Агроторг» ҖЧҖнең «Пяторочка» кибете хезмәткәрләре өчен күчмә чара үткәрелде.

Тэги: Европа сыйфат атналыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International