Дежурлык вакытында сатучылар һәм сатып алучыларга консультацияләр бирелде

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья сыйфат атнасы бара. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Лаеш районы, Усад авылы, Счастливая урамы 7 адресы буенча урнашкан «Тандер» АҖ кибетендә кулланучылар өчен дежур тору үткәрде.

Дежурлык вакытында сатучылар һәм сатып алучылар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре.

Кулланучыларга һәм шәхси эшмәкәрләргә өстәмә рәвештә «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышлы авыруын таралуны булдырмау чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2020 ел, №208 карары аңлатылды.

Чара кысаларында катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат тупланган түләүсез басма продукция тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International