ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең «СПА Салон»да профилактик чара үткәрделәр. Шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән кулланучылар өчен сыйфатлы һәм куркынычсыз хезмәтләр күрсәтү темасына аралаштылар, шулай ук ясалма интеллект аша хезмәтләр алуда уяу булырга кирәклеге турында сөйләштеләр, чөнки аны куллану һәрвакытта да уңай нәтиҗә бирә алмый, аның тискәре нәтиҗәләре дә булырга мөмкин.

Тэги: кулланучылар хокукы

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрделәр. Дәресләрдә һәм анкеталауда 30 студент катнашты.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Хәзерге Россия җәмгыятендә һәм дәүләтендә төп проблемаларның берсе - коррупция. Ул, һичшиксез, илнең икътисады һәм социаль тотрыклылыгы үсешенә зыян китерә, төрле дәрәҗәдәге бюджетларга керемнәрне шактый киметә, намуслы көндәшләрне базардан кысрыклап чыгара һәм халыкның хакимият органнарына, социаль һәм финанс структуралары вәкилләренә ышаныч дәрәҗәсен киметә. Гадәттә коррупция дип вазифаи затның шәхси файда өчен үзенә ышанып тапшырылган хезмәт вәкаләтләрен арттырып куллануын аңлыйлар, бу законнарга һәм әхлак нормаларына каршы килә.

Тэги: коррупциягә каршы тору

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гәрәева Нурлат шәһәренең 3 нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары арасында, сыйныфтан тыш дәрестә, викторина үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Белгечләр тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә багышлап үткәрелгән чаралар тәмамланып килә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең «Арзан» сәүдә үзәге кулланучылары белән очраштылар. Шәһәр халкы һәм кунаклары Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм аның 2024 елга девизы турында хәбәр иттеләр: «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект».

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар үткәрелде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск шәһәренең 1 нче гимназиясендә факультатив дәрес үткәрделәр.

7-10 сыйныф укучылары белән очрашуда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне бәйрәменең барлыкка килүе турында әңгәмә үткәрелде. 2024 елда бәйрәм «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында билгеләп үтелә. 

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Лилия Степанова Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты белән берлектә Бөгелмә муниципаль районының 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 нче сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча белем дәресе үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен өйрәнү, хокукый культураны формалаштыру һәм гомуми белем бирү учреждениеләре эшен активлаштыру максатларында укучылар арасында мәгърифәтчелек эше алып барыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече «Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә» 7 сыйныф укучылары белән очрашу оештырды.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

19
март, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Кулланучылар хокукларын яклау буенча Бөтендөнья көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта чара үткәрде.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International