Идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары өчен дәресләр үткәрдек

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Студентлар – товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллану процессына актив җәлеп ителгән яшьләр ул. Алар калган яшьләргә генә түгел, бәлки үзләренең яшь төркеменә кермәгән халыкның киң катлавы фикеренә дә җитди  йогынты ясый.

Шуны истә тотып,  9-11 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасын тормышка ашыру һәм студентлар арасында кулланучылар хокукларын яклау турында законны, куллану базарында үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен популярлаштыру максатыннан, Казан (Идел буе) федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты студентларына дәресләр үткәрде.

Дәресләр барышында студентларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарның (“Кулланучылар хокукларын яклау турында”  07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре) төп нигезләмәләре, шулай ук үз хокукларын яклауны хәл кылу механизмнары аңлатылды.

Дәресләр сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару, башкасына алыштыру шартларына, сыйфатсыз хезмәт күрсәтүләргә юлыгуга бәйле тормыштан алынган мисалларга корылды.  Кулланучыларның Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына  төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләреннән мисаллар китерелде һәм мөрәҗәгатьләрдә күтәрелгән мәсьәләләрне хәл кылу ысуллары аңлатылды. Студентлар сыйфатсыз заманча элемтә чараларын, компьютерлар, кием-салым, тәмәкене һ.б. башкасына алыштыру яки товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару мәсьәләләре буенча шәхси тормышларыннан мисаллар китереп, фикер алышуда бик актив катнашты.

Товарларны дистанция ысулы белән сатып алу, шул исәптән интернет аша товар сатып алу үзенчәлекләре; заказ өчен түләү һәм аны кабул итеп алу шартлары; товарны кире кайтару шартлары студентларда аеруча зур кызыксыну тудырды.

Дәресләрдән соң студентлар һәм укытучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл кылу турында мәгълүматлар урын алган басма продукция өләшенде. Әйтергә кирәк, белешмәлекләр, буклетлар да аларның күңеленә бик хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International