Мамадышта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында ведомствоара комиссия утырышы булды

2018 елның 7 сентябре, җомга

2018 елның 6 сентябрендә Мамадыш муниципаль районында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Чараны Мамадыш муниципаль районы хакимияте башлыгы  А.П. Иванов ачты. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.М.Дәрҗеманов, Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы Б.Л.Усачев катнашты.

Комиссия 2018 елның 7 ае йомгаклары буенча Мамадыш районы хәмер базарындагы гомуми вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләрне карады:

- Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районында алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш буенча бүгенге һәм перспективадагы хәлләр турында, шулай ук алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне җайга салу буенча законга үзгәрешләр турында;

- Татарстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукцияне сату күләмен арттыру турында;

- гражданнарның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгатьләре буенча эшне көчәйтү турында.

Район территориясендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләренең алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны кисәтү мәсьәләләре буенча берлектә эшләү турында полиция бүлеге; район үзәк хастаханәсенең баш табибы хисаплары тыңланды.

Ә инде Чистай шәһәрендә сыра җитештерү буенча яңа ачылган завод директорының Кама аръягы төбәгендә сатулар буенча урынбасары предприятие продукциясе белән таныштырып, Мамадыш районы территориясендә клиентлар базасын үстерү буенча алга таба планнары турында сөйләде.

Очрашу ахырында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җ.Й.Әхмәтханов  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, укучылар арасында башланып киткән кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиада һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында кулланучылар хокукларын иң яхшы яктыртуга република конкурсы (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшү” дәүләт программасының “ 2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” кече программасы-6 нигезендә үткәрелә) турында сөйләп үтте.

Утырыш йомгаклары буенча комиссия Мамадыш муниципаль районының этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм мондый очракларны булдырмый калу буенча алга таба уртак чаралар планына төзәтмәләр кертергә карар кылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International