Азнакай районы Әгер авылында – модульле кибет ачу тантанасы

2018 елның 7 сентябре, җомга

Республика программасы нигезендә, халкы аз булган торак пунктлар өчен модульле кибетләрнең чираттагысы ачылды. Бу юлы –Азнакай районының Әгер авылында. Блоклы-модульле кибетне ачу тантанасында, район хакимияте, башка ведомстволар вәкилләре белән берлектә, Әлмәт территориаль органы белгече дә катнашты.

Кибет ачу тантанасыннан соң белгечебез авылда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция үткәреп, мәгълүмати характердагы материал өләште. Әлеге торак пунктта башлыча өлкән яшьтәге кешеләр яши. Ә аларның, әлбәттә инде, интернет-технологияләрне үстерү, инновацион товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең артуы шартларында товарлар сатып алу, хезмәтләрдән файдалану тәҗрибәсе юк. Шуңа күрә әби-бабайларга кемнеңдер ярдәменнән башка гына кулланучы буларак хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклавы авыр.

 Белгечебез гражданнарны кулланучы буларак үз хокукларын бозуга китергән ялгышлыклар җибәрүдән кисәтте. Тәгаенләп әйткәндә, очраклы белдерүләр буенча заказлар ясамаска, сатып алынган товар яки күрсәтелгән хезмәт сыйфатына претензия белдерү очрагында кире элемтә мөмкинлеге булдыру өчен сатучының ышанычлылыгын тикшерергә; телдән килешүләр төземәскә; имза куйганчы, килешүне игътибар белән өйрәнергә; сатып алынган товарда яки башкарылган хезмәттә кимчелекләр ачыкланганда мәсьәләне телдән генә хәл кылырга маташмыйча, язмача претензия язарга киңәш ителде.

Очрашу азагында алга таба элемтәгә керү өчен мәгълүматлар таратылды, киләчәктә очрашулар буенча килешенелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International