Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы 2018 елгы эшенә йомгак ясады һәм 2019 елга бурычлар билгеләде

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 8 февралендә Арча муниципаль районы хакимиятенең утырышлар залында киңәшмә булды, аның барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының 2018 елгы эшенә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлары билгеләнде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Р.М.Арсланова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров, Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.З.Шәрәфетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге башлыгы Л.Х.Вафин, Арча һәм Әтнә районы буенча суд приставлары бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы А.К.Лотфуллин, Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең опервәкаләтлесе А.Р.Гайнетдинов, "Алкоторг" ҖЧҖ һәм "Белый Кремль" сыра заводы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре катнашты.

Киңәшмәне З.З.Шәрәфетдинов ачты, катнашучыларны киңәшмәне уздыру тәртибе белән таныштырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга күздә тотылган бурычлары турында доклад белән Б.И.Кадыйров чыгыш ясады. 

Эчке эшләр министрлыгының Арча районы бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш төркеменең опервәкаләтлесе А.Р.Гайнетдинов Арча территориаль органы белән уртак эш турында һәм алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне сату өлкәсендә ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат җиткерде.

Территориаль органның штрафларны түләттерү мәсьәләләре буенча суд приставлары органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында Арча һәм Әтнә районы буенча суд приставлары бүлеге башлыгы, өлкән суд приставы А.К.Лотфуллин сөйләде.

"Алкоторг" ҖЧҖ эшчәнлеге турында супервайзер И.Ш.Гилязов, "Татспиртпром" АҖ филиалы "Белый Кремль" сыра заводы эшчәнлеге турында супервайзер Р.Р.Сәлахов сөйләде.

Азактан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Р.М.Арсланова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эшчәнлегенә бәя бирде һәм 2019 елга бурычлар билгеләде. Розалия Мәхмүтовна билгеләп узганча, куелган бурычларга ирешү өчен контрольдә тотучы органнар һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз итеп һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү зарур. Киңәшмә уңдырышлы шартларда узды.   

Чара тәмамлангач Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International