Әлмәттә бизнес һәм хакимият вәкилләре очрашуы узды

2019 елның 27 декабре, җомга

26 декабрьдә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә шәһәр һәм районның бизнес вәкилләре район башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәр прокуроры Дамир Яфизов белән очраштылар. Очрашуга күзәтчелек, контроль органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы башлыгы Миләүшә Михеева да килде, бизнес вәкилләренең аңа сораулары күп иде. Яңа ел алды очрашуы киләсе елда эшкуарлар һәм хакимият арасындагы хезмәттәшлек өчен чираттагы башлангыч нокта булды.

Кайбер проблемалар компетентлы органнар тарафыннан контрольгә алынды һәм якын арада каралачак.

Очрашу ахырында район башлыгы барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International