«Хәтер бакчасы»: акция нәтиҗәләре буенча 1 млн. үсенте утыртылачак

2021 елның 8 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бу акциядә актив катнаштылар – алар үсентеләр утырту өчен Лаеш районына бардылар.

«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү органының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Бу көнне фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына 350 мең үсенте утырту планлаштырыла.

Акция Татарстан Республикасында 20 апрельдә старт алды һәм 2021 елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның 7 маена 75 мең агач утыртылган. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1 млн.үсенте утыртылыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International