«3 нче Казан икмәк заводы» АҖ продукциясен дегустацияләү булды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 30 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «3 нче Казан икмәк заводы» фирма кибетендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре катнашында икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләренә дегустация уздырылды.

Чара кысаларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның хокукый белеме дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкка мәгълүмат бирү, шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын арттыру мәсьәләләре буенча семинарлар сериясе үткәрелде.

Үтеп баручыларга яңа пешкән икмәк, торт, милли ризык чәк-чәк, җитештерү яңалыклары белән танышырга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре кулланучыларга Россия Федерациясе Граждан кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, «Ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, озак файдаланудагы товарлар исемлеген раслау турында» 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы РФ Хөкүмәте Карары турында аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International