Үз хокукларыңны яклау өчен аларны белергә кирәк

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Һәркем үз тормышында сыйфатсыз хезмәт күрсәтү яки гарантия йөкләмәләрен бозу белән очрашкандыр, мөгаен. Үз хокукларыңны яклау өчен – аларны белергә кирәк. Мондый вәзгыятькә эләгеп, теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен, кая мөрәҗәгать итәргә, ничек дөрес итеп шикаять язарга кирәклеген барысы да белми. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү, кулланучылар белеме мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатыннан, даими нигездә гражданнарны кабул итү зарур.

Шулай итеп, 2022 елның 12 маенда, Саба муниципаль районы Арташ авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү үткәрелде.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы, шул исәптән, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату Кагыйдәләре нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International