Дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре гражданнарга консультацияләр бирделәр

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Зәй шәһәрендә Дәүләт һәм муниципаль структуралар хезмәткәрләре: Зәй районында ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы, муниципаль район башкарма комитеты тарафыннан гражданнарга консультацияләр бирелде. Кабул итү нәтиҗәләре буенча өч мөрәҗәгать буенча гамәлдәге закон нормаларына җентекле аңлатмалар бирелде, бер язма мөрәҗәгать кабул ителде, ул 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында Федераль законы белән билгеләнгән срокта каралачак.

Чараны йомгаклап, Дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чараларга йомгак ясадылар. Кулланучыларны мәгълүматлаштыру һәм консультацияләү системасын алга таба үстерү, кулланучылар базарының иң проблемалы өлкәләрендә халыкның куллану һәм хокукый белеме дәрәҗәсен арттыру буенча эшне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International