Сугыш чоры балалары

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Сугыш чоры балалары – хәзерге әби-бабайлар буыны. Сугыш аларның якты һәм шатлыклы балачагын тартып алган, балачак язмышларын гарипләндергән, чөнки сугышның башы алар өчен тормышның башы белән туры килә. Аларның балачагы 1941 елның 22 июнендә өзелә.

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котладылар.

Альбина Хафизова 1939 елда туган Хөснетдинова Серафима Харлампеевна янына барды.

- Мин сугыш вакытында тудым һәм Орел өлкәсендә яшәдем. 1941 елның көзендә фашист гаскәрләре безнең өлкәне оккупацияли. Халыкның төп өлеше башка өлкәләргә эвакуацияләнергә өлгерә. Берникадәр вакыттан соң авылга да немецлар килде. Авылда бердәнбер кирпеч йорт безнеке иде. Немецлар безне гаиләбез белән подвалга куып чыгардылар, ә үзләре безнең йортта яшәделәр. Ачлык, бигрәк тә 1942 елда, коточкыч була. Ашарга бернәрсә дә юк иде. Клевер җыябыз, йон яфракларын киптерәбез, шуны онга өстәп икмәк пешерә идек. Ашар өчен, басуда узган елгы черегән бәрәңге җыялар иде. Бәхеткә, яхшы бәрәңге тапкан кешеләр, аны чистартып, крахмал сыгып алалар иде. 1945 елның 9 маен яхшы хәтерлим. Авылда баганада кара түгәрәк радио эленеп тора иде, шуннан сугышның тәмамлануы турында игълан итттеләр, - дип  күз яшьләре белән искә ала Серафима Харлампеевна.

Серафима Харлампеевна белгечкә һәм Яшел Үзән территориаль органының бөтен коллективына күрсәткән игътибарларыы өчен рәхмәт белдерде.

Хезмәттәшебез Марат Зялалов Җиңү көне алдыннан Садыйковлар гаиләсендә булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге башлыгы Ләлә Мирасова 93 яшьлек тыл хезмәткәре Миңниса Галимовада булды. Миңниса апа - Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиәхмәт улы Хаҗиевның туган сеңлесе.

Тагын бер хезмәттәшебез Рузалия Минһаҗиева 1941 елда туган Сәлим Камалов йортында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International