Казан шәһәренең сәүдә мәйданчыкларында кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан «Уңыш» сәүдә комплексында хуҗалык итүче субъектлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чаралар уздырылды.

Чаралар барышында Кулланучылар хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлешендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча сатучылар һәм сатып алучылар консультация алды: Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы законының төп нигезләмәләре аңлатылды.

Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International