Мөслим районында чаралар булды

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Акыллы сатучы – товарны әйбәт сатучы гына түгел, бәлки сатучылар белән уртак тел табып, кыен хәлләрдән чыгу юлларын  белүче белгеч тә әле.

Өстәвенә уңган сатучы – сатып алучыга тәгаен нәрсә кирәклеген төгәл аңлаган һәм, кирәк булганда, аңа теге яки бу товарны сайлап алуда ярдәм итәргә әзер торган акыллы психолог та. Ә инде законнарны белмичә генә моңа ирешеп булмый.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре сатучыларның аң-белемнәрен үстерү максатыннан Мөслим районында даими рәвештә профилактик чаралар үткәреп килә. Аларның максаты - “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның төп нигезләмәләрен, Товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең аерым төрләрен сату кагыйдәләрен, шулай ук “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында”  Федераль закон нигезләмәләрен аңлату. Әңгәмә барышында хуҗалык итүче субъектларның эшендә килеп чыгучы бәхәсле хәлләргә дә ачыклык кертелә.

Үткәрелгән чаралар барышында сатучылар товарлар сатуны җайга салган законнарның төп нигезләмәләрен белү зарурилыгына тагын бер кат инанды. Ник дигәндә, канәгать калган очракта,  сатып алучының кибет турында, һичшиксез, дуслары һәм танышларына сөйлиячәге көн кебек ачык бит.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International