ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Россиянең төрле җитештерүчеләренең һәм хәтта Белорусиянең бер җитештерүчесенең майлылыгы - 72,5% булган 12 атланмай һәм 5% майлылыктагы эремчек үрнәген дегустация комиссиясе әгъзалары исе, төсе һәм тәме буенча сынап карады.

Дегустациядә катнашу өчен иң популяр продукция төрләре сатып алынды, аларның гомуми өлеше республика базарында 70% тан артык тәшкил итә. Базарда Татарстан җитештерүчеләре өстенлек итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау программасын гамәлгә ашыру кысаларында аккредитацияләнгән лабораторияләрдә оештырылган сыйфат һәм куркынычсызлык сынаулары 80 атланмай, шулай ук республика территориясендә сатыла торган 30 төрдәге эремчекне тикшерү белән колачланган.

Тэги: атланмай дегустация эремчек

25
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 5% майлы эремчеккә һәм 72,5%лы атланмайга кулланучылар дегустациясе үткәрә. Халык арасында чагыштырмача куллану сынаулары өчен үткәрелгән сораштыруда нәкъ менә шушы продуктлар сайлап алынды.

Тэги: атланмай дегустация эремчек

22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә «Голландский» маркировкасы ярымкаты сырларга һәм 72,5%лы сыер маена кулланучылар дегустациясе узды. Халык арасында сынаулар өчен үткәрелгән сораштыруда нәкъ менә шушы продуктлар сайлап алынды.

Тэги: атланмай сырлар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International